Мәгариф системасы, тренерлык процессын, фәнни-тикшеренү эшчәнлеген тәэмин итү очен, Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясе белем бирү, фәнни, спорт базасын тәшкил итә:
- күп функцияле уку-лаборатория корпусы (мәйданы 52 000 м2)
- белем бирү – спорт комплексы Теннис академиясе, “Буревестник” йөзү бассейны, “Зилант” спорт комплексы, ишкәк, йөзү спорты үзәге, Универсиада җиңел атлетика стадионы;
- социаль-мәдәни үзәк;
- нәшрият үзәге;
- фәнни-тикшерү институтының лаборатория базасы;
- студентлар, укытучылар, академия хезмәткәрләре өчен гостиница корпусы (торак «С» Универсиада кластеры – якынча 3700 кеше).
2012 елнын 1 сентябреннән Идел буе спорт һәм туризм академиясе 1-2 курс ның 550 студент өчен ишекләрен ачачак. Проект төзелмәсе буенча 2015 елга 4000 студентка исәпләнгән. Хэзерге вакытта Идел буе академиясенең 1-5 курс 1600 студенты Яр Чаллыда белем ала.
Академия 35 еллык үсеш тарихына ия.
Урта һәм югары профессиональ белем бирүне тәэмин итүче Белем бирү программаларын тормышка ашыру эше алып барыла.
Профессиональ үсешкә ия академиянең перспективалы чыгарыш студентлары өчен аспирантура, магистратура, докторантурада укуны дәвам итү мөмкинлеге бар.
Академиядә квалификацияне күтәрү өчен өстәмә профессиональ белем бирү программалары эшли. Әлеге кыска вакытлы программалар 72 сәгатьне үз эченә ала, шулай ук профессиональ белем бирү программасы профиле буенча әзерләү курслары 500 сәгать. Нәтиҗәдә, белем алуга таныклык һәм диплом бирелә.
Академия үз алдына фән, мәгариф, спорт тәҗрибәсен үстерү һәм югары нәтиҗәләргә ирешү максатын куя.
Югары профессиональ белем бирү учреждениясе буларак, физик культура, массакүләм спорт турында фәнни юнәлешләрдә тикшеренүләр алып баручы фәнни коллективлар төзүгә өстенлек бирелә.
Федераль дәүләт мәгариф стандартлары турында «Россия мәгарифе» федераль порталында түбәндәге ссылка буенча танышырга була:
1) юнәлеш 034300.62 Физик культура (бакалавриат) -http://www.edu.ru/db/mo/Data/d_10/prm121-1.pdf
2) юнәлеш 034300.68 Физик культура (магистратура) - http://www.edu.ru/db/mo/Data/d_10/m234.html
3) юнәлеш 034400.62 Сәламәтлегендә кимчелеге булганнар өчен физик культура (адаптив физик культура) (бакалавриат) - http://www.edu.ru/db/mo/Data/d_10/prm220-1.pdf
4) юнәлеш 100100.62 Сервис (бакалавриат) - http://www.edu.ru/db/mo/Data/d_09/prm627-1.pdf
5) юнәлеш 100400.62 Туризм (бакалавриат) - http://www.edu.ru/db/mo/Data/d_09/prm489-1.pdf
6) юнәлеш 101100.62 Гостиница эше (бакалавриат) - http://www.edu.ru/db/mo/Data/d_10/prm936-1.pdf
7) юнәлеш 080200.62 Менеджмент (бакалавриат) - http://www.edu.ru/db/mo/Data/d_10/prm544-1.pdf