Фән

Фәнни эшчәнлек Идел буе дәүләт физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясенең профессор-укытучылар, аспирант һәм студентлар составы өчен әһәмиятле булып тора. Академиядә фәнни эш алып бару уку-тәрбияви  процесста фундаменталь тикшеренүләр алып баруга йогынты ясый. ВУЗда фәнни эш эалып бару РФнең законнары, норматив-хокукый актларга, белем бирүнең Федераль органнары, Академия Уставына нигезләнгән.

Академиянең фәнни-тикшеренү эшчәнлеген тәэмин итү өчен:

- фәнни-тикшеренү эшләренең матди-техник дәрәҗәсен булдыру (фәнни-тикшеренү эшчәнлеге);

- максат, бурыч һәм төп юнәлешләрдән чыгып, фәнни-тикшеренү эшчәнлегенең структурасын булдыру;

- фәнни-тикшеренү эшчәнлегенең мәгълүмат ягыннан тәэминаты;

- монография, уку әсбаплары, фәнни эш җыентыклары булдыру һәм аларны басма өчен хәзерләү;

- институт базасында халыкара, төбәкара һәм вузара конференция һәм семинарлар уздыру;

- студентлар фәнни җәмгыяте һәм яшь галимнәр берләшмәсе эшчәнлеге белән эшләү;

Хәзерге вакытта Академиядә спорт резервы хәзерләү технологияләре Уку-фәнни үзәгес эффектив рәвештә эшләп килә.

Фәнни-тикшеренү һәм фәнни методик эш комплекслы һәм индивидуаль фәнни темаларга нигезләнеп алып барыла, әлеге темалар үз чиратында Академиянең уку-укыту эшчәнлеге кысаларында кафедралар һәм аерым укытучылар тарафыннар тормышка ашырыла.