Идел буе дәүләт спорт һәм туризм академиясе алдында торган максат вуз белән идарә итүдә автоматизация системасының комплекслы проектын тормышка ашыру. Әлеге максатны чишү аны параллель рәвештә гамәлгә кую һәм берничә информацион системаны алып баруны үз эченә ала (программа-аппарат комплекслары), шул исәптән:
- Уку процессы белән идарә итү системалары (АСУУП);
- Кулланучылар аутентификациясе системалары;
- Дәресләрнең расписанияләрен гамәлгә кую системалары (СВР);
- Дистанцион белем бирү технология элементларын файдаланып укыту системалары;
- "Кампус карта (электрон студентлар билеты һәм хезмәткәрләр таныклыгы)" («ЭСБУС»), сервис порталы программа-аппарат комплексы;
- Банк хисабы ачу һәм программаа «Орион» хисабына стипендияләрны юнәлтү ситемалары.
2014 нче елда комплекслы проектны тормышка ашыру кысаларында аудиторияләр мультимедия һәм тавыш белән җиһазландырыла. Бүгенге көндә академиянең уку-лаборатория корпусында киңәшмәләр уздыру өчен видеоконференция режимында 5 аудитория бар, 20 аудиториядә SmartPodium электрон такталар урнаштырылган, 5 аудиториядә документ-камера, 4 лингафон кабинет булдырылган, 15 аудиториядә лекцияләрнең он-лайн трансляциясен алып барып була, концертлар залында 300 урын синхрон тәрҗемә өчен урнаштырылган.