Су спорты төрләре сарае

    Бөтенрәсәй спорт объектлары реестрына кертү турында хат

     

    • Суга сикерү ваннасы (33х25м, тирәнлеге 5,5м)
    • Универсаль ванна (50х25м, тирәнлеге 3м)
    • Күнекмәләр ваннасы (50х25м, тирәнлеге 2,2м)
    • Фитнес-үзәк
    • Аэробика залы
    • Тренажер зал
    • Пресса үзәге
    • Конференц-зал
    • 4200 урынлык трибуналар

    Су спорты төрләре сарае – Россиянең иң эре ябык су йөзү бассейны. Бина Казанда XXVII Бөтендөнья студент уеннары уздыру кысасында синхрон йөзү, суга сикерү, су полосы ярышлары уздыру өчен төзелгән. Су спорты төрләре сараенда дүрт бассейн урнашкан. Шул исәптән анда сикерү зонасы, заманча су асты тавыш системасы бар – бу шартлар объектта төрле дәрәҗәдәге ярышлар уздырыруга һәм су өсте шоулары куярга мөмкинлек бирә. Су спорты сарае Идел буе академиясенең студентлар командасы су полосы буенча күнекмәләр аренасы да. Монда һәрдаим Бөтенрәсәй йөзү федерациясе ярдәмендә Россия чемпионатлары уздырыла, илнең җыелма командаларының төп һәм резерв составлары булдырыла. 2,5 меңнән артык бала 18 спорт төре буенча бинадагы спорт-сәламәтләндерү секцияләренә йөри. Алар арасында Республиканың олимпия резервы мәктәбе бар. 2015 нче елда бина су спорты буенча XVI ФИНА дөнья чемпионатын, шул исәптән "Мастерс" категориясе ярышларын кабул итте.

    Расписание занятий спортивно-оздоровительных групп УСК «Дворец водных видов спорта»на сентябрь 2017 г.
    Уку спорт комплексы «Су спорты төрләре сарае»нда 2017 нче елның сентябренә спорт-сәламәтләндерү төркемнәре дәресләренең көн тәртибе

    Уку-спорт комплексы «Су спорты төрләре сарае»нда бәя һәм хезмәт прейскуранты

             Багаутдинов Альберт Шамильевич

             Уку-күнекмәләр спорт комплексы "Су спорты төрләре сарае" директоры

             Администратор: (843) 294-65-56

            Казан, Сибгат Хәким урамы, 70 нче йорт

              

     

     

    "Су спорты төрләре сарае" буенча интерактив тур

    http://www.sportacadem.ru/